Нурлат муниципаль районында 2020 елгы капиталь ремонт программасына 13 күпфатирлы йорт кертелгән.
Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне, Чистай ЗТИ тарафыннан теркәлгән килешүләр нигезендә, субподрядчы оешмалар - «Ремонтстрой» ҖЧҖ, «Новый дом» ҖЧҖ, «Эллист» ҖЧҖ, «Технопроминовации» ҖЧҖ, «Домстрой» ҖЧҖ, «Респект СП+» ҖЧҖ башкарачак.
Күпфатирлы йортларда түбәләрне, фасадларны, җылылык белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм электр белән тәэмин итү буенча гомумйорт инженерлык системаларын капиталь ремонтлау эшләрен башкару планлаштырылган.
Башкарыла торган эшләрне күзәтеп тору кысаларында 2020 елга капиталь ремонт программасына Нурлат муниципаль районы буенча кертелгән барлык йортлар да Чистай ЗТИ тарафыннан тикшереп чыгылды. Эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады. Аерым йортларда фасадларны, йорт эчендәге салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын капиталь ремонтлау эшләренең сыйфаты бозылуга кагылышлы кайбер очраклар ачыкланды.
Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча техник заказчы – Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты адресына 3 кисәтү бирелде.
Ике йорт буенча җитешсезлекләр бетерелде, бу хакта Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты инспекциягә тиешле хәбәрләр юллады.
Бер кисәтү Чистай ЗТИ контролендә кала.