Татарстан Республикасы Президентының «Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм аларның вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затларына күрсәтелгән беркетмәләрне төзү бурычы йөкләнде.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатларында ТР Дәүләт торак инспекциясе инспекторлары Татарстан Республикасы шәһәрләре (районнары) полиция бүлекләрендә кизү тора.
Алабуга зонасы торак инспекциясе инспекторлары 2020 елның 1 апреленнән 2 июненә кадәр Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлеше буенча 109 беркетмә төзелде.
Алабуга шәһәр суды барлык беркетмәләр буенча 60,0 мең сумлык штраф салып, карар чыгарды.