Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 февралендәге 388-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән һәм 2020 елда санитар-экологик икеайлык чорында йорт яны территорияләрен санитар чистарту чараларын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә, Актаныш районнары идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренә күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тоту өлешендә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан 41 кисәтү бирелде.
Яр Чаллы шәһәренең «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм 25 000 сумлык административ штраф салынып, күрсәтмә бирелде. Инспекция тарафыннан бирелгән күрсәтмә законда билгеләнгән срокта үтәлгән.
Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарының Идарәче компанияләреннән һәм торак милекчеләре ширкәтләреннән бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында хәбәрләр алынды.