2020 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2020 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска сроклы программаны гамәлгә ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан инспекцияләнә торган районнарда – Азнакай муниципаль районында – 59 эш төре буенча 31 күпфатирлы йортта, Баулы муниципаль районында – 50 эш төре буенча 10 йортта, Бөгелмә муниципаль районында – 149 эш төре буенча 46 йортта; Лениногорск муниципаль районында – 83 эш төре буенча 21 күпфатирлы йортта; Ютазы муниципаль районында 10 эш төре буенча 10 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башкару планлаштырылган.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы буенча 21 йорт буенча субподряд килешүләре теркәлде, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы буенча 44 субподряд килешүе теркәлгән. 

Лениногорск шәһәрендә һәм Лениногорск районында 56 эш төре буенча 21 йортта капиталь ремонт эшләре башкарыла: җылылык белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары, ташландык суларны агызу системалары, фасадлар һәм түбәләр, подъездлар ремонтлана.   

Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында 89 эш төре буенча 36 йортта капиталь ремонт эшләрен башкаруга керешкәннәр: җылылык белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары, ташландык суларны агызу системалары, фасадлар һәм түбәләр ремонтлана.   

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, санитар-эпидемиологик хәл таләпләренә туры китереп, подрядчы оешмалар вәкилләре белән бәйләнешкә кермичә генә капиталь ремонт барышын контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International