Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм аларның вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» Татарстан Республикасы Президентының Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеген раслау хакында» 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затларына күрсәтелгән беркетмәләрне төзү бурычы йөкләнде.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартуны күздә тота.

Әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатларында ТР Дәүләт торак инспекциясе инспекторлары Татарстан Республикасы шәһәрләре (районнары) полиция бүлекләрендә кизү тора.   

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары 2020 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Административ хокук бозулар турында ФР кодексының 20.6.1 статьясының 1 өлеше буенча 55 административ беркетмә төзеде.  

Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан 53 беркетмә буенча 54,0 мең сумлык штраф салу турында карарлар чыгарылды, 2 беркетмә буенча административ эшчәнлек туктатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International