Питрәч муниципаль районында идарәче компанияне административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Планлы тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре лицензия нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкарганда лицензия таләпләре бозылу очракларын ачыклады. Идарәче компания "Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында" 21.07.2014 ел, №209-ФЗ федераль законда, Россия Элемтә министрлыгының 74 номерлы һәм Россия Төзелеш министрлыгының 114/пр номерлы "Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат җиткерүчеләр тарафыннан урнаштырыла торган мәгълүматның составын, аны урнаштыру срокларын һәм ешлыгын раслау турында" 2016 елның 29 февралендәге боерыгында Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (dom.gosuslugi.ru) идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыруга карата билгеләнгән таләпләр бозылган, 2019 елның хисап чорында Питрәч авылының Комсомол урамы буенча 3А, Казан урамы буенча 1А һәм 1В номерлы күпфатирлы йортлар буенча мәгълүмат, ә атап әйткәндә: шәхси счетлар, коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборлары турында белешмәләр, йортта гомуми милекне карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр урнаштырылмаган. Әлеге хокук бозу Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча квалификацияләнүче административ хокук бозу составын барлыкка китерә.

Ачыкланган җитешсезлекләр өчен идарәче компаниянең вазыйфаи затына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Идарәче компаниянең вазыйфаи заты җәмәгать судьясының 2020 елның 4 июнендәге карары белән гаепле дип танылды, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.­                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International