ТР Дәүләт торак инспекциясенең үзәк инспекторлык бүлегенә йорт белән идарә итүче оешмадан торак йортта яшәүче кешенең Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылындагы йортларның берсендә торак урынны (фатирны) үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп коруга кагылышлы мөрәҗәгате буенча мәгълүмат алынды. Мөрәҗәгатьне карап тикшергәндә билгеләнгәнчә, торак урын үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштырылган һәм үзгәртеп корылган, атап әйткәндә: зал белән керү өлешендәге бүләмәләрне бүлеп торган урында ишек уемы арттырылган (киңәйтелгән), тәрәзә блогы сүтелгән һәм, терәк стенадагы тәрәзә астын өлешчә алып атып, зал белән балкон арасында керү юлы ясалган, җылыту приборын башка стенага күчереп, җылылык белән тәэмин итү буенча гомумйорт системасы үзгәртеп корылган, үзгәртеп планлаштырылганнан соң фатирның техник паспортына үзгәрешләр кертелмәгән. Фатир хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм административ штраф салынды.
Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясы нигезендә үзгәртеп коруны һәм үзгәртеп планлаштыруны килештерү мәсьәләләренең җирле үзидарә органнары компетенциясенә кергәнлеген исәпкә алып, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе адресына торак урынны беренчел халәтенә китерү турында, фатир хуҗасына карата тиешле чаралар күрү өчен, хат җибәрелде.