Йорт яны территорияләрен санитар чистарту чаралары

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 февралендәге 388-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән һәм 2020 елда санитар-экологик икеайлык чорында йорт яны территорияләрен санитар чистарту чараларын тормышка ашыру кысаларында Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнары идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренә Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тоту өлешендә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 37 кисәтү бирелде.

  «Жилкомфортсервис» ИК ҖЧҖ, «Домуправ-3» ИК ҖЧҖ, Алабуга шәһәренең «Рябинка» ТМШ, Әгерҗе шәһәренең «СМП-184» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләреннән бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында хәбәр алынды. Калган кисәтүләрнең үтәлеше инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International