Суд күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту турында ТР Дәүләт торак инспекциясе карарын законлы дип таныды
ҖЧҖ (алга таба – Җәмгыять) Татарстан Республикасы Арбитраж судына «А» идарәче компаниясе ҖЧҖ һәм «Б» идарәче компаниясе ҖЧҖ идарә итә торган күпфатирлы йортларның адреслары турындагы белешмәләргә Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрында үзгәрешләр кертүдән баш тарту турында Инспекция карарын законлы түгел дип тану; Җәмгыять идарә итә торган йортлар турындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына кертүне мәҗбүр итү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән дәгъва белдерелгән таләпләр канәгатьләндерелмәде.
Унберенче Арбитраж Апелляция суды, Җәмгыятьнең апелляция шикаятен карап, Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын законлы дип таныды һәм түбәндәгеләргә күрсәтте:
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 25.12.2015 ел, № 1938/пр боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрын алып бару тәртибендә каралган шартлар үтәлеше предметы буенча «А» идарәче компаниясе ҖЧҖнең һәм «Б» идарәче компаниясе ҖЧҖнең лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында карар кабул итү өчен кирәкле гаризасына һәм документларына Инспекция тарафыннан тикшерү үткәрелгән.
Гаризаны тикшерү вакытында гомуми юрисдикция судында әлеге күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми җыелышлары беркетмәләренә дәгъва белдерү мәсьәләсе каралмаган, милекчеләрнең карарлары билгеләнгән тәртиптә гамәлдә түгел дип табылмаган.
Җәмгыятьнең Инспекция тарафыннан билгеләнгән Тәртипне бозуы, кворум булмау сәбәпле милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләренең тиешенчә тикшерелмәве, ТР лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү буенча бәхәс ителә торган карарларны кабул итү өчен Инспекциянең законлы нигезләре булмавы турындагы дәлилләре судта танылмады.
Шулай итеп, Унберенче Арбитраж Апелляция суды ТР Арбитраж суды кабул иткән карарның законлы булуын билгеләде.
ТР Дәүләт торак инспекциясенең Җәмгыятькә карата күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту турындагы карар дөрес кабул ителгән.