“Энергияне сак куллану турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 22 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 261-ФЗ) нигезендә төзелгән, үзгәртеп корылган яки капиталь ремонт уздырылган һәм файдалануга тапшырыла торган күпфатирлы йортларга карата энергетика нәтиҗәлелеге классын бирү вазыйфасы кертелде.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләрен раслау хакында” 2016 елның 6 июнендәге 399/пр номерлы боерыгы (алга таба – 399/пр номерлы боерык) нигезендә әлеге вазыйфа 2016 елның 21 августыннан барлыкка килгән.
“Городок” ҖЧҖ (Нурлат шәһәре) идарәче компаниясе тарафыннан Чистай зонасы торак инспекциясенә, 399/пр номерлы боерыкта каралган документларны теркәп, 3 күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классын яңадан карау турында гаризалар җибәрелгән иде.
Юлланган документларны карау нәтиҗәләре буенча Нурлат шәһәренең Дуслык урамы буенча 78 нче, Самаренкин урамы буенча 18 нче һәм Совет урамы буенча 187 нче күпфатирлы йортларга энергетика нәтиҗәлегенең югары “С” классын биреп, энергетика нәтиҗәлелеге классы турында актлар бирү турында Инспекция тарафыннан карарлар кабул ителде.
Күпфатирлы йортларга энергетика нәтиҗәлегенең югары “С” классын бирү әлеге күпфатирлы йортларда җылылык һәм электр энергиясен куллану уртача алганда база дәрәҗәсеннән 15-30%ка ким дигәнне аңлата.
Шул рәвешле, энергетика ресурсларын янга калдыру коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны киметә, бу исә күпфатирлы йортларда торак һәм торак булмаган урыннарның милекчеләренә акчаларын экономияләргә булыша.