Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту һәм аларны экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлек таләпләренә туры килә торган халәткә китерү турында» 24.04.2020 ел, № 388-р боерыгын үтәү йөзеннән, Чистай зонасы торак инспекциясе, юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла торган контрольлек чаралары кысаларында, инспекция тарафыннан беркетелгән районнарда күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләренең санитар торышы һәм аларны төзекләндерү предметына тикшерү үткәрде.
Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары идарәче оешмалары тарафыннан күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләренең санитар торышы өлешендә торак законнарының зарури таләпләре бозылуны кисәтү максатларында, 26 кисәтү бирелде.
2020 елның 1 нче июненә инспекция тарафыннан бирелгән барлык кисәтүләр дә үтәлгән. Идарәче оешмалар тарафыннан закон таләпләрен үтәү йөзеннән инспекциягә кисәтүләрнең үтәлеше турында тиешле хәбәрләр җибәрелде.