«ЖЭУ-12» ҖЧҖ идарәче оешмасына караган торак күпфатирлы йортларны Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрыннан төшереп калдыру турында

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән, «Бөлгенлек (банкротлык) турында» 2020 елның 26 нчы октябрендәге 127-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, «ЖЭУ-12» ҖЧҖ идарәче оешмасы банкрот дип танылган. 2020 елның 13 нче маенда суд карары законлы көченә кергән.

«ЖЭУ-12» ҖЧҖ идарәче оешмасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе бар. Әлеге идарәче компаниягә караган 28 күпфатирлы йорт Күпфатирлы торак йортлар исемлеге буенча лицензияләр реестрына кертелгән.

 Россия Федерациясе Торак кодексының 198 статьясының 5.4 өлеше нигезендә, «Бөлгенлек (банкротлык) турында» 2002 елның 26 нчы октябрендәге 127-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә лицензиатны банкрот дип тану турында кабул ителгән суд карары законлы көченә кергән очракта, лицензиат карамагында булган барлык күпфатирлы йортлар турындагы мәгълүматлар дәүләт торак күзәтчелеге органы карары буенча Россия Федерациясе субъектының Лицензияләр реестрыннан төшереп калдырыла.

Әлеге таләпне үтәү йөзеннән, алга таба күпфатирлы йортларның милекчеләренә һәм мәнфәгатьле башка затларга хәбәр итү өчен, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 28 күпфатирлы йорт турындагы мәгълүматларны Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрыннан төшереп калдыру турында белдерү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International