Чистай зонасы торак инспекциясенә Чистай шәһәренең Бутлеров урамы буенча 45А номерлы йортта фатирны үзгәртеп планлаштыруга кагылышлы мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә фатир үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган (бүлгеләр сүтеп, башка урынга күчерелгән, ишек уемнары башка урында ясалган) иде.
Торак милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Чистай ЗТИ башлыгы карары белән фатир милекчесе гаепле дип танылды һәм административ штрафка тартылды.
Россия Федерациясе Торак кодексы таләпләренә туры китереп, күпфатирлы йорттагы торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен, Чистай ЗТИ тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.