Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 нче февралендәге 388-р номерлы күрсәтмәсе белән 2020 елның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт, Сарман, Мөслим, Чирмешән районнары идарәче оешмаларына күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тоту өлешендә торак законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 19 кисәтү бирелде. 7 идарәче оешмадан кисәтүләрнең үтәлеше турында хәбәр алынды. Калган кисәтүләрнең үтәлеше инспекция контролендә кала.