2019-2020 елларда ягып җылыту сезонын тәмамлау турында һәм күпфатирлы торак йортларны 2020-2021 елларда ягып җылыту сезонына әзерләү турында

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

2020 елның 30 нчы апреленә Әлмәт зонасы торак инспекциясенә караган барлык муниципаль районнарда, биш тәүлек дәвамында уртача тәүлеклеклек һава температурасы + 8 градустан югары булу сәбәпле, 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонын тәмамлау турында карар кабул ителде.

2019-2020 еллар ягып җылыту сезонында Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан, җылылык белән тәэмин итмәү мәсьәләләре буенча гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү максатында, «кайнар линия» телефоны эше оештырылды. «Кайнар линия» телефонына Әлмәт шәһәрендә яшәүче гражданнардан барлыгы 6 мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьләр Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан билгеләнгән тәртиптә каралды. Идарәче оешмалар тарафыннан йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системасы эшендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча оператив чаралар күрелде.

Әлмәт, Сарман, Мөслим, Чирмешән районнарында 2019-2020 елларда ягып җылыту сезоны аерым өзлегүләрсез узды, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады.

Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан расланган графиклар нигезендә 2020-2021 еллардагы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләре бара, аерым алганда, торак йортларның үзәк җылыту системаларын юдырту һәм пресслау эшләре башланды. Хәзерге вакытта графиктан артта калулар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International