Гражданны административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 26 мае, сишәмбе

«Чистопольгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсеннән Чистай ЗТИ адресына Чистай шәһәренең Урицкий урамы буенча 15А номерлы күпфатирлы йортта торак урындагы газ челтәрләрен үзирекле тәртиптә үзгәртеп коруның ачыкланган факты турында мәгълүмат җибәрелде.

Шуңа бәйле рәвештә Чистай ЗТИ тарафыннан әлеге фатирга тикшерү үткәрелде. Газ челтәрләрен үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору факты расланды.

Торак милекчесенә карата Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай ЗТИ башлыгы карары белән бина милекчесе гаепле дип танылды һәм административ штрафка тартылды.

Хәзерге вакытта үзгәртеп корылган торак милекче тарафыннан элеккеге проект хәленә китерелгән, җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International