Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар тарафыннан торак законнары таләпләрен, хезмәт күрсәтелә торган күпфатирлы йортларны йогышсызландыру чараларын үткәрү, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өлешендә, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе 22 идарәче компания һәм 11 торак милекчеләре ширкәте адресына кисәтүләр чыгарды.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар (идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре) буенча контрольлекне көчәйтү өчен хезмәт күрсәтүче 33 оешма адресына торак пунктларның ачык урыннарында һәм күпфатирлы йортларда яңа короновирус йогышы таралуга юл куймау максатында дезинфекция чаралары үткәрү буенча тәкъдимнәр белән профилактик хатлар җибәрелде.