Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында гадәттән тыш хәл яки ул барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен тикшерүләр уздыру турында

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау өлешендә закон таләпләре бозылуны ачыклау һәм чикләү буенча уздырылган чаралар кысаларында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе, Яр Чаллы шәһәре полиция бүлекләре белән берлектә, тикшерүләр үткәрә.

Апрель аеннан башлап Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 95 хокук бозучы ачыкланды, аларга карата гадәттән тыш хәл вакытында яки яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде.

Эш материаллары җәмәгать судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International