«Альметьевскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе тарафыннан бирелгән актларга ярашлы рәвештә, Россия Дәүләт төзелеш министрлыгының 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылуның түбәндәге очраклары ачыкланган, аерым алганда: торак һәм ярдәмче биналарны үзбелдекләнеп үзгәртеп кору, яңадан планлаштыру, шулай ук аларны үзгәртеп җиһазландыру. Тикшерү барышында Белоглазов урамындагы торак йортның фатирында үзбелдекләнеп иске газ белән су җылыту җайланмасы сүтеп алынган һәм яңасы куелган.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан югарыда аталган йортның фатир хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, административ штраф салу турында карар чыгарылды һәм ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта җитешсезлекләр бетерелгән, фатир милекчесе «Ильмар» ҖЧҖ махсуслаштырылган оешмасы белән берлектә газ белән су җылыта торган яңа җиһазны тикшерткән һәм аның урнаштырылуы килештерелгән.