Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда гражданнарның бозылган хокукларын торгызу турында

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

  Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Гагарин урамы, 1 нче йорт фатир милекчеләренең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның дөреслегенә карата Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан килгән мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Түбән Кама шәһәр суды тарафыннан әлеге фатирның 4 милекчесе арасында шәхси счетларны бүлү турында карар чыгарылган, торак урынны карап тоту һәм ремонтлау чыгымнарын һәм коммуналь түләүләр чыгымнарын түләү тәртибе билгеләнгән. Шул ук вакытта «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Түбән Кама шәһәр суды тарафыннан билгеләнгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү тәртибе бозылган.

Мөрәҗәгатьне карау, нәтиҗәләре буенча исәпләнгән түләүләр суд карарына ярашлы рәвештә тәртипкә китерелде, торак урыннарның милекчеләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 5916,22 сум күләмендә үзгәртеп исәпләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International