«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 324-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 324-ФЗ номерлы федераль закон) 16 статьясындагы 1 өлеше һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 73-ТРЗ номерлы ТР законының (алга таба – 73-ТРЗ номерлы ТР законы) 10 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, үз компетенцияләренә караган мәсьәләләр буенча гражданнарга телдән һәм язма рәвештә хокукый консультацияләр рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.
324-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясындагы 2 өлеше һәм 73-ТРЗ номерлы ТР законының 10 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә социаль ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга гаризалар, шикаятьләр, үтенеч кәгазьләре һәм хокукый характердагы башка документларны төзү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә һәм судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданин мәнфәгатьләрен кайгырта.
324-ФЗ номерлы федераль законның 20 статьясындагы 1 өлеше һәм 73-ТРЗ номерлы ТР законының 12 статьясындагы 1 өлеше нигезендә түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасы кысаларында барлык төрләреннән файдалану хокукына түбәндәге категория гражданнар ия:
1) гаиләләрнең җан башына уртача кереме Россия Федерациясе законнары нигезендә Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган яисә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба - аз керемле гражданнар);
2) I һәм II төркем инвалидлар;
3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары;
4) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затлар, шулай ук мондый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр, аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре;
5) стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүче социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар;
6) балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә булган балигъ булмаганнар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче балигъ булмаганнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре, әгәр алар мондый балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр (җинаять суд эшчәнлегендә юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдән тыш) буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итсә;
7) «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокукларын гарантияләү турында» 1992 елның 2 июлендәге 3185-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар;
8) суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган гражданнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, әгәр алар мондый гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсә;
9) гадәттән тыш хәл аркасында зыян күргән гражданнар;
10) түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасы кысаларында башка федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукы бирелгән бирелгән гражданнар.
Түләүсез юридик ярдәм алу өчен, югарыда күрсәтелгән исемлек нигезендә, гражданнар Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы: Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 6а йорт, 3 нче кат, тел.: 42-37-33, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Үзе белән түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия затлар категориясенә кертү хокукын раслаучы документлар булырга тиеш.