«Реальное время» газетасында Татарстан Республикасының Әгерҗе һәм Алексеевск районнары торак пунктларында сыйфатсыз эчә торган су турында мәгълүмат урнаштырылган иде.
Әгерҗе районы Биктау авыл җирлегендә салкын суның сыйфаты бозылу турында мәгълүмат карап тикшерелде. 2020 елның 26 маена булган мәгълүматлар буенча, «Водоканал» ҖЧҖ тарафыннан салкын су бирү билгеләнгән таләпләргә туры килә. 2020 елда Әгерҗе районында яшәүчеләрдән торак инспекциясенә салкын су сыйфатына мөрәҗәгатьләр килмәде.
Алексеевск районында бирелә торган салкын суның сыйфаты бозылу турында аңлатмаларда торак пунктлар һәм торак йортларның адреслары күрсәтелмәгән. 2020 елда Алексеевск районында яшәүчеләрдән торак инспекциясенә салкын су сыйфатына мөрәҗәгатьләр килмәде.