Торак булмаган урыннарны үзбелдекләнеп үзгәртеп планлаштырган/үзгәртеп корган өчен административ җаваплылык билгеләнгән

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

2020 елның 5 нче маеннан башлап «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 24 нче апрелендәге 133-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә күпфатирлы йортта торак булмаган урыннарны үзбелдекләнеп үзгәртеп планлаштырган һәм үзгәртеп корган өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Моннан тыш, торак урыннардан билгеләнеше буенча файдаланмаган, аларны бозган, андагы җиһазларны бозган һәм күпфатирлы йорттагы урыннарны үзбелдекләнеп үзгәртеп планлаштырган (үзгәртеп корган) өчен вазыйфаи затлар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар өчен җаваплылык кертелгән.

Торак урыннарны бозган яки аларның җиһазларын бозган өчен яки торак урыннарны тиешенчә файдаланмаган өчен вазыйфаи затлар өчен – ике меңнән өч мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; күпфатирлы йорттагы урыннарны үзбелдекләнеп үзгәртеп корган һәм (яки) яңадан планлаштырган өчен вазыйфаи затлар өчен – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затлар өчен кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр җаваплылык каралган.

Әлеге административ хокук бозулар өчен юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затлар юридик затлар буларак административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International