Татарстан Республикасы территориясендә барлыкка килгән начар санитар-эпидемиологик хәл аркасында һәм яңа коронавирус йогышын (COVID-19) таратмау буенча чаралар күрергә кирәк булганга күрә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче идарәче компанияләргә, ТМШ һәм күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре адресына халыкны санитар-эпидемиологик иминлек белән тәэмин итү өлешендә законнардагы зарури таләпләр бозылуга юл куймау турында 38 кисәтү чыгарылды һәм, торак пунктларының ачык урыннарында һәм күпфатирлы торак йортларда йогышсызландыру чараларын уздыру буенча Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәләренә туры китереп, күпфатирлы йортлардагы гомуми файдалану урыннарында – подъездларда, тамбурларда, холларда, коридорларда, лифт холларында һәм кабиналарында, баскыч урыннарында, чүп чыгару урыннарында даими рәвештә йогышсызландыру чараларын уздыру кирәклегенә күрсәтелде.
Барлык идарәче оешмалар да инспекциягә кисәтүләрнең үтәлеше турында хәбәр итте.