Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының Интернет-кабул итү системасы аша Әлмәт шәһәренең Громова урамы буенча 8 номерлы торак йортта яшәүчедән кайнар су температурасының билгеләнгән нормативка туры килмәве турындагы мөрәҗәгать килде.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, «Лачын» ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары таләпләрен, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуга юл куелган. Тикшерү барышында ачыкланганча, кайнар су температурасы билгеләнгән таләпләргә җавап бирми һәм фатирдагы су алу нокталарында +49.0˚ тәшкил итә иде.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен яки режимын бозган өчен, Әлмәт зонасы торак инспекциясе карары белән идарәче компаниянең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьzcs буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Хәзерге вакытта идарәче компания тарафыннан әлеге җитешсезлекләр бетерелгән.