Административ хокук бозулар турында РФ кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 нче ноябреннән башлап дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерү бурычы йөкләнде. Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
2020 елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче мартына кадәрге чорда Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 статьясындагы 1 өлеше буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге тарафыннан төзелгән 80 административ материал карап тикшерелде.
40 000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан 80 карар чыгарылды.