Санитар-экологик икеайлык үткәрү турында

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 нче февралендәге 388-р номерлы күрсәтмәсе белән 2020 елның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар йорт яны территорияләрен үз вакытында җыештыру буенча чаралар күрергә тиеш.

Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары идарәче оешмалары тарафыннан күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләренең санитар торышы өлешендә торак законнарының зарури таләпләре бозылуны кисәтү максатларында, 26 кисәтү бирелде, алар инспекция контролендә тора.

Биш идарәче оешмадан кисәтүләрнең үтәлеше турында хәбәр алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International