«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль закон кысаларында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 1393,41 мең кв.метр булган 92 күпфатирлы йорт тикшерелде.
Барлыгы 140 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 70, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 62, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы – 8.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына 71 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 46 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 13, физик затларга – 29 беркетмә.
Барлыгы 210 000 сумлык штраф салынды, 139 000 сумлык штраф түләнде.
2020 елның 1 нче кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 93 кисәтү чыгарылды, беренчел тикшерүләр уздыру кысаларында – 63 планнан тыш тикшерү, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 14 контрольлек чарасы уздырылды.
2020 елның 3 аенда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 767,7 мең сумлык эшләр башкарылган.