Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 70а йортының 1 нче катында яшәүче кешенең ягып җылыту сезонында подвал бүлмәсеннән килгән тавыш аркасында уңайсызлык барлыкка килүе турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.
2020 елның мартында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, насос җиһазлары булган җылыту төененең эше һәм подвал бүлмәсендәге торбаүткәргечләрнең вибрацияләнүе тавыш килүгә сәбәпче булган.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан подвал бүлмәсендә тимер терәкләрдәге җылылык үткәргечләре тоташкан урыннарда резин кыстырмалар урнаштырылган, мөрәҗәгать итүченең фатиры астында түшәм япмаларының җөйләре герметикланган, җылылык торбаүткәргечләре үтә торган урыннардагы тишекләр томаланган.
Башкарылган чаралар нәтиҗәсендә фатирдагы тавыш дәрәҗәсе кимегән, бу хәл мөрәҗәгать итүче имзалаган тикшерү актында раслана.