Имин булмаган санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында һәм яңа коронавирус йогышын (2019-nCoV) таратмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре, Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары таләпләрен үтәтү буенча хезмәт күрсәтелә торган күпфатирлы йортларда аларны йогышсызландыру һәм җыештыру, шул исәптән юу, өлешендә тиешле барлык чараларны күрү максатында, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү максатларында Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнарындагы идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресларына Яр Чаллы торак зонасы инспекциясе тарафыннан законнардагы зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 40 кисәтү чыгарылды.