Идарәче оешмаларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә хокук бозуларга юл куймау турында хатлар юлланды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар тарафыннан торак законнарындагы таләпләр бозылуына юл куймас өчен, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең коммуналь хезмәт күрсәтүче затның неустойка (штраф, пеня) түләүне таләп итәргә хокукы өлешендә 32 пунктының «а» пунктчасы, 81 пунктының «д» пунктчасы, 117 пунктының «а» пунктчасы, 119 пункты, 159 пункты нигезләмәләренең гамәлдә булуын Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан туктатып торылуы хакында мәгълүмат җиткерде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күрелгән чаралар нигезендә, капиталь ремонтка кертемнәрне, торак бина өчен түләүне үз вакытында һәм (яки) тулы күләмендә түләмәгән очракта, неустойка (штраф, пеня) түләттерүләр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр туктатылып тора. Әлеге туктатып тору Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 424 номерлы карарында беркетелгән.

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе, торак законнары бозылу ихтималын кисәтү максатларында, идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә югарыда телгә алынган торак законнары таләпләрен үтәү кирәклеге турында, административ җаваплылык турында аңлатма биреп, хәбәр җиткерде. Мондый хат алынып, шундый хокук бозу очрагына юл куелган очракта, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 4.3 статьясының 1 өлеше нигезендә, мондый хокук бозу очракларын ачыклау административ җаваплылыкны авырайта торган хәл буларак исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International