Күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарту

2020 елның 24 апреле, җомга

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карауны (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү турында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Мендеевск районнары буенча эчке эшләр бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карау эше дәвам итә.

Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

2020 елның 1 нче апреленнән 22 нче апреленә кадәр барлыгы 45 административ материал карап тикшерелде, барлыгы 22 500 сумлык административ штраф билгеләү турында 45 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International