Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау бурычларын хәл итү турында

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы торак фонды объектларын капиталь ремонтлауның дәүләт программасын төзү һәм мониторинглау һәм әлеге объектлар торышын мониторинглау буенча дәүләт мәгълүмат-аналитика системасы (алга таба – Торак фондын мониторинглау системасы) белешмәләренә караганда, Алабуга зонасы торак инспекциясенә караган муниципаль районнарда милекчеләре капиталь ремонт фондын Төбәк операторы счетында формалаштыру ысулын сайлаган һәм күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт уздыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек итү турында килешүләр төземәгән күпфатирлы йортлар ачыкланды.

Әлеге йортларның идарәче оешмаларының вазыйфаи затларына Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан 21 кисәтү бирелде:

         - Әгерҗе муниципаль районы буенча – 2 кисәтү;

         - Алабуга муниципаль районы буенча – 16 кисәтү;

         - Мамадыш муниципаль районы буенча – 2 кисәтү;

         - Менделеевск муниципаль районы буенча – 1 кисәтү.

Бирелгән кисәтүләрнең үтәлеше инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International