Алабуга зонасы торак инспекциясенең 2020 елның 1 нче кварталында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эше турында

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

2020 елның 1 нче кварталында Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск муниципаль районнары гражданнарыннан 108 мөрәҗәгать керде, аларда торак фондының канәгатьләндерерлек булмавы һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча халык тарафыннан 151 мәсьәлә куелган, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча да:

  1. күрсәтелгән торак хезмәтләренең сыйфаты буенча – 25;
  2. коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча – 41;
  3. гомуми йорт милкен карап тоту буенча – 28;
  4. коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау буенча – 21;
  5. капиталь ремонт буенча – 1;
  6. үзгәртеп планлаштыру – 5;
  7. идарәче компаниянең, торак милекчеләре ширкәтенең эше канәгатьләнерлек булмавына кагылышлы – 30.

ТР Дәүләт торак инспекциясе аппаратыннан 51 мөрәҗәгать алынды, 57 мөрәҗәгать турыдан-туры Алабуга ЗТИ керде. Кергән мөрәҗәгатьләрнең 51се урынга чыгып тикшерелде, 49 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде, 12 мөрәҗәгать – карау стадиясендә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 51 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары ведомстволарына караган административ хокук бозулар турында 12 беркетмә төзелде. Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә Алабуга ЗТИ тарафыннан гомуми 69 мең сумлык административ штрафлар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International