Күпфатирлы йорт турындагы белешмәләрне лицензияләр реестрыннан төшереп калдыру өчен нигезләр булуы турында

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясының 2020 елның 13 мартындагы һәм 2020 елның 27 мартындагы карарлары нигезендә Нурлат шәһәренең «Эталон» ҖЧҖ директоры һәм «Эталон» ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 24 өлешендә каралган хокук бозуларда гаепле дип танылган, әлеге хокук бозулар Нурлат шәһәренең Степан Разин урамы буенча 2А номерлы күпфатирлы йортны карап тотуда җибәрелгән җитешсезлекләрне бетерү турында Чистай ЗТИ күрсәтмәләрен үтәмәүдә чагылыш тапкан, гаепле затларга карата 25000 сум һәм 200 000 сум күләмендә административ штрафлар билгеләнгән.

«Эталон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензиясе бар. Нурлат шәһәренең Степан Разин урамындагы 2А номерлы күпфатирлы йорт әлеге идарәче компания идарә итә торган күпфатирлы йортларның лицензияләр реестрындагы исемлегенә кертелгән.

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 28 мартындагы 289 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген туктату буенча аерым нигезләр барлыкка килүе хакында мәгълүмат җиткерү кагыйдәләренең 2 пункты нигезендә, лицензиат идарә итә торган күпфатирлы йортка карата дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен бер календарь елы дәвамында лицензиатка һәм (яки) лицензиатның вазыйфаи затына (вазыйфаи затларына) суд тарафыннан 2 яки аннан күбрәк мәртәбә административ җәза билгеләнгән очракта җирле үзидарә органына (вәкаләтле органга) бу хакта хәбәр итү мәҗбүри булып тора.

Әлеге таләпне үтәү йөзеннән, Чистай ЗТИ тарафыннан, алга таба күпфатирлы йорттагы милекчеләргә һәм мәнфәгатьле башка затларга хәбәр итү өчен, Нурлат шәһәренең Степан Разин урамындагы 2А номерлы күпфатирлы йорт турында мәгълүматларны лицензияләр реестрыннан төшереп калдыру өчен нигезләр булуы турында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетына хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International