Татарстан Республикасы Президентының «Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затларына күрсәтелгән беркетмәләрне төзү бурычы йөкләнде.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатларында ТР Дәүләт торак инспекциясе инспекторлары Татарстан Республикасы шәһәрләре (районнары) полиция бүлекләрендә кизү тора.
Алабуга ЗТИ инспекторлары 2020 елның 7 нче апреленнән алып 2020 елның 12 нче апреленә кадәрге чорда Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районында яшәүче гражданнарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясының 1 өлеше буенча 67 беркетмә төзеде.
Әлеге беркетмәләр буенча гражданнарны гомуми 41 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында суд карарлары чыгарылган.