Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан килгән мөрәҗәгатьне карау буенча, Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 18 нче йорттагы фатирларның берсендә үзгәртеп планлаштырылган эшләрнең хокуклы булу-булмавына карата уздырылган планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә Россия Төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу факты ачыкланды, атап әйткәндә: фатирны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору эшләре билгеләнгән тәртиптә алынырга тиешле рөхсәттән башка гына башкарылган.
Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган торак урын милекчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 «Күпфатирлы йортларда торак урыннарны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштыру» статьясының 2 өлеше буенча 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Аңа гамәлгә ашырылган үзгәртеп планлаштыруны законда билгеләнгән тәртиптә килештерү яки торак урынны беренчел халәтенә китерү күрсәтмәсе бирелде.