Язгы ташуга каршы чаралар үткәрүне контрольдә тоту турында

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында» 2020 елның 31 гыйнварындагы 52 номерлы  карарын үтәү йөзеннән, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үзенә караган районнарда күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карны үз вакытында чистартуны һәм биналардан кар суларын чыгару буенча чараларны үтәүне тикшереп тору буенча сайланма тикшерүләр уздырды.

           Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында йорт яны территорияләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар адресына гомумйорт милкен карап тоту эшчәнлеген гамәлгә ашырганда зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 43 кисәтү белдерелде.     

           Барлык кисәтүләр үтәлгән, йорт яны территорияләре тиешле хәлгә китерелгән, подвал биналарын кар эрүдән җыелган су басу очракларына юл куелмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International