Инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары 2020 елның 1 нче кварталында гомуми мәйданы 354,09 мең кв. метр булган 63 торак йортны тикшерде. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 74 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 60 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 9 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 1, вазыйфаи затларга – 5, физик затларга – 3. Гомуми 174000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 143000 сумы түләнде.
Шулай ук Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 25 кисәтү бирелде.
Идарәче оешмалар тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә 126,563 мең сумлык эшләр башкарылган.