Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту күздә тотыла.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш) югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү кисәтү бирү яки гражданнарга – бер мең сумнан утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – ун мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә административ җәзага тарту өчен сәбәп була.
Кеше сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә зыян китергән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлешендә каралган гамәлләр (гамәл кылмау) өчен (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.3 статьясының 3 өлешендә каралган очраклардан тыш), әгәр әлеге гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять җаваплылыгына тартырлык гамәлләрне үз эченә алмаса, яисә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозуны кабат кылган өчен гражданнарга – унбиш мең сумнан алып илле мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – өч йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга – биш йөз мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату рәвешендә; юридик затларга – биш йөз мең сумнан башлап бер миллион сумга кадәр административ штраф салу яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору рәвешендә җәза кулланылырга мөмкин.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 28.3 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы указы нигезендә ТР Дәүләт торак инспекциясенең әлеге статья буенча беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеге расланды.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затларының Татарстан Республикасы полиция бүлекчәләрендә эше тәэмин ителде.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 23.1 статьясындагы 3 өлеше, 29.5 статьясы нигезендә, күрсәтелгән административ хокук бозулар турындагы эшләр район судлары судьялары тарафыннан карала.