«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан законнарның зарури таләпләре бозылуны кисәтүгә юнәлдерелгән башлангыч тикшерүләр, юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары үткәрелә һәм, кирәк булган очракта, законнарның зарури таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелә.
2020 елның 1 нче кварталында Чистай ЗТИ тарафыннан зарури таләпләр бозылуы турында җиткерелгән мәгълүматларны башлангыч тикшерү буенча 13 чара үткәрелде; юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 92 контрольлек чарасы уздырылды, законнарның зарури таләпләрен бозуга юл куймау турында 92 кисәтү бирелде.
Бирелгән кисәтүләрнең гомуми исәбендә:
- лицензиатлар тарафыннан лицензияне яңадан рәсмиләштерү һәм яңа квалификация аттестаты алу (гамәлдә булу сроклары узгач) өлешендә РФ Торак кодексы таләпләре үтәлеше буенча – 5 кисәтү;
- идарәче оешмалар тарафыннан кышкы чорда күпфатирлы йортларның түбәләрен карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә зарури таләпләр үтәлеше буенча (кар, боз һәм боз сөңгеләрен үз вакытында чистарту) – 17 кисәтү;
- идарәче оешмалар тарафыннан язгы ташу чорында күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне су басуга юл куймау өлешендә торак фонды сакланышын тәэмин итү буенча зарури таләпләр үтәлеше буенча – 26 кисәтү;
- идарәче оешмалар тарафыннан энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның зарури таләпләрен үтәү буенча – 9 кисәтү;
- Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә урам күрсәткечләре булу-булмавы өлешендә торак йортларда адрес атрибутикасы булуы һәм аның торышы буенча идарәче оешмалар тарафыннан зарури таләпләр үтәлеше буенча – 9 кисәтү;
- идарәче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тоту һәм җыештыру буенча зарури таләпләр үтәлеше буенча – 26 кисәтү.
Идарәче оешмалар тарафыннан кисәтүләрне үтәү турында 16 белдерү җибәрелде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елның 1 нче кварталында әлеге оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 801,1 мең сумлык эшләр башкарылган.