«Наш двор» торак милекчеләре ширкәтен административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Баулы шәһәренең Салих Сәйдәшев урамы буенча 33 номерлы торак йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү коммуналь хезмәте күрсәтүнең канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән җитешсезлек очраклары расланды, кайнар су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтелгәндә торак законнары таләпләре, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуга юл куелган, ә атап әйткәндә, кайнар су температурасы 50 градус тәшкил итә, бу исә нормага туры килми.

Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен юридик зат һәм «Наш двор» торак милекчеләре ширкәте Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясы («Халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларын бозу») буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Наш двор» торак милекчеләре ширкәте адресына кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температура режимын торгызу турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе билгеләгән срокларда үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International