Торак йортларның түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистартуны тикшереп тору турында

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак фондына уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында күпфатирлы йортларның түбәләрендә, балкон һәм подъезд кыекларында боз катламы, боз сөңгеләре һәм нормадан тыш кар туплану-тупланмавына карата тикшерүләр гамәлгә ашырылды.

          Зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны үтәү кысаларында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына түбәләрне, балкон һәм подъезд кыекларын карап тоту өлешендә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 27 кисәтү кертелде.

           Барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән, инспекция тарафыннан бирелгән кисәтүләр үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International