Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

«УК «СМП-184» оешмасы Алабуга зонасы торак инспекциясенә Әгерҗе шәһәре, Казан урамы буенча 2 нче күпфатирлы йортта торак урын милекчесенең йорт (фатир) эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару өчен махсус оешма вәкиленә мөмкинлек тудырудан баш тартуы турында мәгълүмат җиткерде. Шул ук вакытта, Казан урамы буенча 2 нче күпфатирлы йортта торак урын милекчесе адресына, йорт (фатир) эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару өчен, махсус оешма вәкилен кертү кирәклеге турында хәбәр элегрәк җибәрелгән булган.

«Таттрансгаз Арэгс» хезмәте «УК «СМП-184» идарәче компаниясе һәм милекче адресына торак урында фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт уздыру өчен мөмкинлек тудыру турында (кулга тапшыру тамгасы белән) язма хәбәрләр җибәргән. Ләкин милекче фатирына кертмәгән.

Әлеге шартлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгату һәм Казан урамы буенча 2 күпфатирлы йорттагы милекчене, бер мең сум күләмендә штраф санкцияләрен кулланып, административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора. Административ штраф түләнгән. Алабуга ЗТИ һәм «Таттрансгаз Арэгс» хезмәтенең эш нәтиҗәләре буенча милекче фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тудырган, килешү төзелгән.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, йорт эче һәм фатир эче газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча килешү зарури документ булып тора, газлаштырылган йорт (күпфатирлы йорттагы фатир) хуҗалары аны махсус оешма белән төзергә бурычлы.

Йорт һәм фатир эче җиһазларын техник карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләрнең минималь исемлеге РФ Хөкүмәтенең «Йорт һәм фатир эче газ җиһазын кулланганда һәм карап тотканда иминлек тәэмин итү чаралары турында» 14.05.2013 № 410 карары белән расланган.

Газ кертелгән күпфатирлы йортлардагы милекчеләргә (күпфатирлы йортлардагы фатирларның хуҗаларына) игътибар итәргә кирәк: РФ Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары белән расланган Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ бирү кагыйдәләренең 45 пункты нигезендә газ бүлеп бирүче оешмалар, абонентта махсус оешма белән төзелгән йорт һәм фатир эче газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында килешү булмаган очракта, абонентка язмача алдан хәбәр итеп, газ бирү йөкләмәләрен үтәүне туктатырга хокуклы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International