Идарәче оешма рәисен административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәренең Вахитов урамы буенча 4 нче күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате нигезендә уздырылган тикшерү барышында, «Вахитова 4» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте тарафыннан торак законнары таләпләренең, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү барышында әлеге йорттагы фатирларның берсендә түбәдән су үтүе ачыкланды.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен «Вахитова 4» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгы карары нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Вахитова 4» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International