«Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планнан тыш уздырылган тикшерү һәм Алабуга шәһәренең Тукай урамы буенча 40 нчы номерлы күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе инспекторы вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде.
Тикшерү нәтиҗәсендә «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 23.11.2009 ел, № 261-ФЗ Федераль законны бозу очрагы ачыкланды, аерым алганда: су куллануны исәпкә алу буенча гомумйорт приборын үз вакытында тикшерү уздырылмаган, бу күпфатирлы йортка куела торган энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен, кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен бозу булып тора.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы карары нигезендә «Жилкомфортсервис» ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм 9.16 ст. 4 өлеше буенча 5000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен «Жилкомфортсервис» ИК ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә кала.