Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе «Доверие» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планлы тикшерү үткәрде. Әлеге идарәче компаниянең күпфатирлы йортлар белән идарә итүдә эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензиясе бар.
Тикшерү барышында Тукай районының Бәтке, Мәләкәс һәм Круглое поле авылларындагы күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту буенча, шулай ук РФ торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандартлары өлешендә берничә хокук бозу очрагы ачыкланды.
Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча «Доверие» ИК ҖЧҖ юридик затына карата Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше һәм 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 125 мең сумлык штраф салынып, административ беркетмәләр төзелде.
Җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде, алар инспекция контролендә.