Кайнар су белән тәэмин итүне еш туктату

2020 елның 20 марты, җомга

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә Раскольников урамындагы 32нче номерлы күпфатирлы йортта яшәгән торак урын милекчесеннән кайнар су белән тәэмин итүне еш туктату предметына бәйле мөрәҗәгать килде. Документар тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды.

       «Строим Будущее» ИК ҖЧҖ халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив режимын бозган, кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклекләрнең рөхсәт ителгән вакыт озынлыгын арттырган.

      Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 статьясы буенча беркетмә төзелде. 5000 сум штраф салынды.

«Автозаводский» ИК МУП тарафыннан да кайнар су белән тәэмин итү өзеклекләренең рөхсәт ителгән вакыт озынлыгын арттыруда шундый ук хокук бозу очрагы теркәлде. Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча 71нче номерлы күпфатирлы йортта халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив режимын бозган өчен юридик зат шулай ук административ йогынты чараларына дучар ителде. 5000 сум штраф салынды.

              Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 8 карары белән кайнар су бирү вакыты расланган: 1 ай дәвамында 1 сәгать (суммар), бер тапкырда 4 сәгать, тупик магистралендәге авария вакытында 24 сәгать рәттән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International