Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең контрольлек чаралары

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган чаралар барышында «ПКФ «Жилкомсервис» ҖЧҖ, «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ, «Челныстройремонт» ИО ҖЧҖ, «Комсомольск» ИК МУП, «Автозавод» ИК МУП, «Евросервис» ҖЧҖ, «Камстройсервис» ЖЭУ ҖЧҖ, «Үзәк» ИК МУП, «Строим Будущее» ИК ҖЧҖ һәм «ДомиКо» ИК ҖЧҖ карамагында торган йорт яны территорияләрен карап тоту буенча җитешсезлекләр булуы ачыкланды.

Әлеге фактлар буенча бу идарә оешмаларының юридик һәм вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ эшләр кузгатылды.  Барлыгы 525 мең сумлык штрафлар салынды.

Шәһәренең идарәче оешмаларына Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә торак законнарының зарури таләпләре бозылуны булдырмау максатында 26 кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International