Йорт яны территорияләреннән кар җыештыру чаралары

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Йорт яны территорияләрен вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 31 гыйнварындагы 52 номерлы карарын үтәү максатында, 2020 елның 1 февраленнән башланган чорда су басуга каршы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында 87 күпфатирлы йортны тикшерде.

Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына йорт яны территорияләрен вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 9 күрсәтмә һәм 5 кисәтү бирелде.

2020 елның 18 мартына булган мәгълүматларга караганда, барлык хокук бозулар бетерелгән, инспекция тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр һәм кисәтүләр үтәлгән.

Кар эрү чорында күпфатирлы йортларның подвал биналарын су басуны булдырмауны тикшерүдә тоту буенча Алабуга ЗТИ эшчәнлеге дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International